Камил Исхаков
Wikipedia'dan
Бу мәкаләнең латыйн әлифбасындагы игезәге бар!
Исхаков Камил Шамил улы (1949), хакимият-хуҗалык эшлеклесе. Россияның торак-коммуналь хуҗалыгы мактаулы хезмәткәре (2000).
Казанның Яңа Савин бистәсендә туа. Армиядән соң КДУның физик факультетына укырга керә. 1973 елдан Казанда комсомол һәм партия эшендә. 1980-1987 елларда "Алгоритм" Казан фәнни-укыту үзәге берләшмәсе директоры урынбасары, 1987-1988дә Казан исәпләү техникасы һәм мәгълүмат фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры. 1989-1991дә Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе. 1991 елдан Казан шәһәре хакимияте башлыгы һәм 1993 елдан Казан шәһәре халык депутатлары Советы рәисе. 1971-1975, 1991-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, 1995-2005 елларда Татарстан халык депутаты. 2005 14 ноябрьдән Россияның Ерак Көнчыгыш Федераль округы Россия президенты вәкиле эшендә.